Васил Шәйхразиев Буада районнарның милли мәгариф буенча хисапларын бәяләде
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнарының мәгариф һәм мәдәният буенча хисапларын бәяләде. Буада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл узды. Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнары вәкилләре мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәлә буенча хисап тотты. Төп игътибар мәктәпләрдә туган телдә белем бирүгә юнәлтелде. Васил Шәйхразиев белән килгән эшче төркемендә ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре бар иде. «Телне һәм халыкларны саклау буенча чараларның төп өлеше авылларда һәм муниципаль районнарда уза. Шәһәр турында сөйли башлаганда, интеграцияләнү күзәтелә», — диде Шәйхразиев. ТР Премьер-министры урынбасары районнар биргән хисапта анда яшәгән һәр милләт турында мәгълүмат булырга тиешлеген ассызыклады. Ул шулай ук башка республикалар белән дә тыгыз элемтәдә торырга кирәклеген әйтте.