«Идел» журналы «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалын тәкъдим итә
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Идел» журналының яңартылган рус версиясе милли тәңгәллек турында яшьләрчә сөйләшүгә чакыра.
Бүген журнал үзенең март саны белән бергә декабрь аенда вафат булган Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов катнашында төшерелгән «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалын тамашачыга тәкъдим итте.
«Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалы клип фикерләвенә ия яшь буынны күздә тотып төшерелгән. Журнал татарның геройлары бармы дигән зур сорау куя һәм шушы сорауга бергәләп җавап эзләргә чакыра. Сериалның нигезендә бабасы янына кайткан егетнең милли тәңгәллек юлы тасвирлана.
Яңартылган журналны котларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова, драматург Мансур Гыйләҗев килгән иде.
«Идел» журналының рус версиясе баш мөхәррире һәм stories-сериалның идея авторы, режиссеры Айсылу Хафизова «Манкорт түгел, Батыр» stories-сериалында төшкән артистлар белән таныштырды.
«Зур эшләр кечкенәдән башлана. Җитди әйберләр дә экспериментлардан башлана. Айсылу Хафизова ул эзләнә торган шәхес. Без аңа уңышлар телик», — диде Шамил Садыйков.
«Сез татарның геройлары юк дисез. Геройлар татар тарихын һәм әдәбиятын өйрәнмәгән кешеләр өчен юк. Мин тарихта казынам һәм геройлар табам. Геройларыбыз бар. Без аларны белик. Милли аңыгыз булсын», — диде Миләүшә Хабетдинова.
«Мин пьеса язып Фәрит Бикчәнтәевка алып килгән идем, ул миңа: „Заман үзгәрә, болай язарга да, куярга да ярамый“, диде. Әйе, театр үзгәрә. Театрга документалистика, публицистика, журналистика килә. Жанрлар үзгәреш кичерә. Журналлар да элеккечә кала алмый», — диде Мансур Гыйләҗев.
«Татар журналларын минем әни яратып укый. Әмма аңа 84 яшь. Ә безгә ул кызык булмаска мөмкин. Бүген күргән журнал — гаять зур эксперимент. Журналның кәгазь формат чикләреннән чыгып компьютер экраннарына, социаль челтәрләргә күчә», — ди ул.
Миләүшә Хабетдинова алга таба да журналның кәгазь варианты булу-булмау планнары белән кызыксынды. «Идел» журналының рус версиясе баш мөхәррире Айсылу Хафизова кәгазь журналдан баш тарту планы булмавын әйтте.
Алга таба сериалда Батырның бабасы булмаячак, чөнки күренекле артист Айдар Хафизов декабрь аенда вафат булды.