Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре Тукай районы тәҗрибәсе белән танышты
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). IX Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы эшмәкәрләре тәҗрибәсе белән танышты. Делегатлар районның алдынгы хуҗалыкларында, җитештерү оешмаларында булды. «Тукай районы юкка гына сайланмады. Соңгы өч-дүрт елда ул нык үсеш алды. Район авыл хуҗалыгы үсеше буенча беренчелектә. Аларның эшчәнлеге, нәтиҗәләре башкалар өчен үрнәк булып тора. Тукай районы аша без Татарстанны күрсәтә алабыз», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Данис Шакиров. Җыенга утыз тугыз төбәктән биш йөзләп катнашучы килгән. Алар дүрт төркемгә бүленеп, авыллардагы хуҗалыклар эшчәнлеге белән танышты. Данис Шакиров сүзләренчә, маршрутлар очраклы рәвештә сайланмаган. «Ул эшмәкәрләр шундый ук милли җанлы», — ди ул. Тукай районы барлыкка килүгә быел 45 ел була.