Камил Сәмигуллин: «Җәмигъ» мәчете Чаллының символына әвереләчәк
(Чаллы, 4 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзелеп килә торган «Җәмигъ» мәчетендә булды. Төзелеш эшләренең барышы белән танышканнан соң, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе иман йорты сафка басканнан соң Чаллының энҗесенә һәм шәһәрдәге символларның берсенә әвереләчәгенә ышаныч белдерде. Күчмә киңәшмәдә «АНГ-Холдинг» төзелеш компаниясе башлыгы Алексей Горшков, ике зур манараны да кертеп, монолит каркасны урнаштыру эшләренең тәмамлануы турында сөйләде. 2021 елда төзүчеләр манараларда биш гөмбәз урнаштырырга, мәчетнең түбәсен ябарга һәм диварларны торгыза башларга ниятли. «Ел ахырында объектта төзелеш эшләре тулысынча тәмамланырга тиеш. Ул чагында инженер коммуникацияләрне монтажлауга да керешеп булачак», - диде Чаллы башлыгы. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин сүзләренчә, Аллаһ йорты ачылганнан соң шәһәр мөхтәсибәте «Җәмигъ» мәчетенә күченергә ниятли, моның өчен гыйбадәтханәдә проект нигезендә видеоконференцияләр үткәрү өчен зал да каралган. Биредә шулай ук ислам музее, никахлашу залы һәм уку бүлмәләре дә булыр дип көтелә. «Биредә мәдрәсә ачу нияте юк, әмма курслар үткәрәчәкбез», - диде Әлфәс хәзрәт. «Мәчет халыктан җыелган акчага төзелә, бу тиз башкарыла торган эш түгел, шунлыктан төзелеш эшләре әле дүрт ел (аннан күбрәк тә булырга мөмкин) дәвам итәчәк», - диде Мәһдиев. Чаллы мэры белдергәнчә, Аллаһ йортына иганә ярдәм күрсәткән һәркемнең исеме мәчетнең бер диварында мәңгеләштереләчәк. Камил Сәмигуллин Чаллы мэры командасына рәхмәт белдерде. Мәчет 28 елдан соң шуларның тырышлыгы белән кабат төзелә башлады.