Гинцбург: «Спутник Лайт» коронавирус йоктыру куркынычын ике тапкыр киметә алачак
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). «Спутник Лайт» вакцинасы коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын ике тапкыр киметә алачак. Гамалея үзәге директор Александр Гинцбург «Россия 1» телеканалындагы «Вести недели» программасы эфирында шулай дип белдерде. «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын хәтерләткән «Лайт» варианты бар. Әгәр икенче вакцинациядән башка аерым куллансаң, бу әлеге инфекцияне йоктыру куркынычын 50-60 процентка киметү мөмкинлеген бирә», — дип ачыклык кертте Гинцбург. 29 мартта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник Лайт» вакцинасына теркәү таныклыгы бирде. Бер компонентлы әлеге препарат (аны шулай ук Гамалея үзәге белгечләре уйлап тапкан) «Спутник V» вакцинасыннан көчсезрәк булса да, ул коронавирусның авыр формада узуыннан саклый алачак. Россиядә 4,72 миллион кешенең коронавируска каршы прививка ясатуы хакында алдарак хәбәр ителгән иде. Бу ил халкының 3,23 проценты дигән сүз.