Түбән Камада бакчачылар җыелышын онлайн режимда үткәрү планлаштырыла
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 2020 елда Түбән Кама бакчачыларыннан финанслашу программасы буенча 1,8 миллион сум акча җыелган. Программа буенча халык җыйган һәр сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. Шулай итеп, Түбән Кама районында 5,7 млн сумлык эш башкарылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Бакчачылык ширкәтләрендә 10 километрдан артык су белән тәэмин итү челтәре һәм 6 км электр белән тәэмин итү челтәре алмаштырылган, насос җиһазлары монтажланган, резервуарлар алмаштырылган, каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен, 44 мәйданчык төзелгән. Шәһәр һәм район бакчачылык территориясендә 13 километрдан артык юл ремонтланган.
Моннан тыш, хәзерге вакытта Дәүләт Думасы бакчачыларга шартларны гадиләштерү белән бәйле берничә закон проекты әзерли. Аерым алганда, гомуми җыелышларда электрон тавыш бирү мөмкинлеген булдырачак закон проекты, ширкәтнең гомуми милкенә милекне теркәүне гадиләштерү турында закон проекты әзерләнгән һәм су амнистиясе вакытын арттыру планлаштырыла.
Искәртик, Түбән Камада бакча участокларында электрны 15 апрельдән бирү планлаштырыла. Шулай ук бердәм электрон социаль юл йөрү билеты булган очракта, пенсионерлар өчен җәмәгать транспортында ташламалар да гамәлдә.