Язгы каникулларда Татарстан лагерьларында 15 меңнән артык бала ял иткән
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Язгы каникулларда Татарстан лагерьларында 15 меңнән артык бала ял иткән. Барлыгы 260тан артык савыктыру оешмасы эшләгән, шул исәптән соңгы ике елда уналтысы яңартылган. Тагын тугызы ремонтка чиратта тора. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Балаларга-җәй» реновация программасы башлангач, без мондый эшкә җитди ихтыяҗ күрдек. Беренче чиратта, әти-әниләр ягыннан. Шуңа күрә җаваплылыкның югары дәрәҗәсен аңлый идек — без балалар өчен төзибез.
Узган ел катлаулы шартларда Россия субъектлары арасында иң зур балалар ялы кампаниясен уздыра алдык. Безнең инфраструктура үсеше хәзер үк йөз меңләгән яшь татарстанлыларга файда китерә, алар каникулларын ел әйләнәсендә туган илләрендә үткәрә ала», — диде Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.
Министр сүзләренчә, республикада лагерьларны һәм сменаларны урнашу, концепция һәм тематика буенча сайлау мөмкинлеге зур.
Искәртик, «Балаларга-җәй» лагерьларны реновацияләү президент программасы Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы инициативасы буенча 2019 елда эшләтеп җибәрелде. Аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.