Татарстанда автомобиль юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән
![Татарстанда автомобиль юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән](https://tatar-inform.tatar/attachments/570a2e9dc939ae9f3e770d1732e9f9c0b50de8b5/store/fill/780/440/8c1f15b91f269948ae4682bc516eefdb92b1f357eb97c8321935ba4713d1/a832af64-70eb-4c3b-9c60-c9c8922cf746%5B1%5D.jpg)
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Ford автомобиле төнлә юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт Казан-Малмыж юлының кырыгынчы чакрымында 23.30 сәгать тирәсендә булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, Ford автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек ир-ат иминлек тизлеген сакламаган һәм караңгыда юлда яткан-ир-атны күрмичә таптаткан.
Җәяүле алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән.