Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» икътисади зонасында инженер көллиятенең яңа корпусын ачты
![Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» икътисади зонасында инженер көллиятенең яңа корпусын ачты](https://tatar-inform.tatar/attachments/9b56ed46ba0c7d8ba442baa7af64128425c2e189/store/fill/780/440/a76e3998f0345417707fafb8bb48464fdf695b110fb33ef223c2b6e5ba19/91e0252b-214f-4aef-9876-ed76ae3fe86b.jpg)
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Алабугада бүген 7,5 мең кв. метр мәйданлы «Алабуга Политех» инженер көллиятенең яңартылган бинасын тәкъдим иттеләр. Тантанада республика һәм федераль хакимият вәкилләре, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы (МИЗ) резидентлары — предприятие җитәкчеләре катнашты. Рәсми тантана башланганнан соң кунаклар өчен экскурсия уздырдылар, анда көллиятнең яңартылган бинасының төп үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Татарстан Президентына сәнәгать робототехникасы һәм автоматикасы, мехатроника һәм электромонтажның югары технологияле лабораторияләрен күрсәттеләр. «Биредә дуаль системада 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар 4.0 индустриясенә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча белем алачак. Бу мехатроника, технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру, электроника һәм лаборатория химанализы», — дип сөйләделәр Татарстан Президентына экскурсия барышында. Чараны оештыручылар сүзләренчә, аларның планнарында — «Алабуга Политех»ны WorldSkills белгечләрен әзерләү өчен төп технологик үзәк итү. Шуңа күрә лабораторияләрнең һәркайсын тиешле имтиханны тапшыру өчен аккредитацияләргә планлаштыралар. Монда махсус икътисади зона резидентлары-инженерлар укытучы ролендә чыгыш ясый. Киләчәктә мәгариф мәйданчыгын югары һөнәри белем дәрәҗәсенә кадәр киңәйтү планлаштырыла, дип сөйләде журналистларга «Алабуга» МИЗ мәгариф кластеры җитәкчесе Эльвира Фомина. «Без бу юнәлештә үсәргә тиеш. Казан федераль университеты белән килешү төзиячәкбез», — диде ул. Чарада республика белән «Ворлдскиллс Россия» агентлыгы, шулай ук «Алабуга» МИЗ һәм җиһазлар җитештерүчеләр белән килешү имзаладылар.