Фәрит Мөхәммәтшин: Җанисәп вакытында Халыклар Ассамблеясы таяныч булырга тиеш
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алда торган җанисәптә Татарстан халыклары Ассамблеясының роле зур булуны билгеләп узды. Бу хакта ул Чаллыда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы президиумының күчмә утырышында әйтте.
Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, беренче тапкыр цифрлы форматта узачак халык санын алуның максатлары күзаллаганнан күпкә киңрәк.
«Җанисәпкә җитдирәк карарга кирәк. Аның максатлары — илдә яшәүче халыкның санын алудан тыш, алдагы бишьеллык федераль программаларында исәпкә алу өчен кешеләрнең яше, җенесе турында мәгълүмат туплау, илдә яшәүче барлык халыкларның үсеш проблемаларын ачыклау. Әлеге мөһим эштә безнең Ассамблея таяныч булырга, халыкка әлеге кампаниянең җитдилеген аңлатырга, җанисәптә катнашырга тиеш», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүгенге көндә республикада 173 милләт вәкиле яши. Татарстан халыклары Ассамблеясе 36 милләт исеменнән эш алып баручы 246 милли-мәдәни җәмәгать оешмасын берләштерә.