Песков Путинда Covid-19 йогышына антитәнчекләр булу-булмавы турында җавап бирде
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путинның Covid-19 инфекциясенә вакцинациясеннән соң антитәнчекләре барлыкка килү-килмәве турында сөйләргә иртә. Ул тиешле ике прививканың берсен генә ясатты әле, дип сөйләде Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков. «Әлегә прививкалар ясау циклы тәмамланмаган. Сез Президентка прививканың беренче компоненты ясалганын беләсез, шуңа күрә бу хакта әлегә сөйләргә иртәрәк», — дип китерә Sputnik аның сүзләрен. Владимир Путин прививканы 23 март кичендә ясаткан. Процедура халык алдында узмады, өстәвенә, әлегә кадәр ил вакциналарының кайсысы кулланылганлыгы билгеле түгел.