Энергетика университеты ректоры: «Яз гүзәле»ндә бөтен югары уку йортлары катнашты
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә Казанның барлык югары уку йортлары катнашты, дип белдерде Казан дәүләт энергетика университеты ректоры, бәйгене оештыручы Эдвард Габдуллаҗанов. «Бәйге елдан-ел үсә бара. Быел конкурста катнашырга дип барлык югары уку йортлары теләк белдерде. Финалга 8 уку йортыннан 10 кыз чыкты. Быел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында әлеге бәйге үз өлешен керткәндер, дип ышанам», — диде ул «Яз гүзәле-2021» бәйгесенең финалында. Әлеге минутларда Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә конкурсның финалы бара. Чараны онлайн карарга мөмкин . Быел «Яз гүзәле» бәйгесе уникенче тапкыр үткәрелә. Конкурс яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.