Миңнеханов һәм Мередов Татарстан һәм Төрекмәнстан уртак проектлары турында сөйләште
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары — Төрекмәнстан тышкы эшләр министры Рәшит Мередов белән телефоннан сөйләште. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар Россия - Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Төрекмәнстан хезмәттәшлеге мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышты. Моннан тыш, икътисад өлкәсендә уртак проектларны арттыру һәм гуманитар өлкәдә элемтәләрне үстерү темаларына да кагылдылар.
«Шулай ук әңгәмәдәшләр коронавирус пандемиясе белән бәйле вазгыять турында фикер алышты», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.