Экология министрлыгына шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр килгән
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген 16.00 сәгатьтә билгесез кеше Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына шалтыраткан һәм бинаны шартлату белән янаган.
Хәзерге вакытта министрлыкта полиция хезмәткәрләре эшли, хезмәткәрләрне эвакуацияләү үткәрелмәгән.
«Татар-информ» элек шартлау турындагы хәбәр аркасында Казанның Совет районы суды эвакуацияләнүен хәбәр иткән иде. Соңрак шул сәбәпле Киров һәм Вахитов районы судлары биналарыннан кешеләрне чыгарганнар.