Елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы бәйгесендә җиңүчеләр билгеле
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2021» Бөтенроссия бәйгесендә Россия төбәкләреннан Башкортстанның Нефтекама шәһәре 10нчы мәктәбеннән Галия Корбанова, Татарстаннан — Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова җиңде. Бәйгенең финал этабына Татарстан һәм Россиядән алты туган тел һәм әдәбият укытучысы узган иде. Җиңүчеләрне бүген Казанда игълан иттеләр. Икенче урынны Төмән өлкәсе Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбеннән Бәнисә Ниязова һәм Казанның 2нче лицее укытучысы Рамил Ибатуллин алды. Өченче урынга Түбән Новгород өлкәсе Спас районы Татар Моклокасы мәктәбе укытучысы Галия Кутерова һәм Казанның 33нче мәктәбе укытучысы Гөлия Мисалова лаек булды. «Мәктәптә иҗат итәргә яратучы балалар күп. Дәрестә өй эше биргәндә укучыга сайлау мөмкинлеген бирергә тырышам. Иҗат, тормыш белән бәйле мисаллар сайларга тырышам, чөнки әдәбият та, татар теле дә чын тормыш моделе», — диде бәйгедә җиңүче Чулпан Шәрипова үзенең эш тәҗрибәсе турында. Шулай ук җиңүче Галия Корбанова сүзләренчә, укытучы һәрвакыт үз урынын белеп, әйткән сүзен чамалап сөйләргә, белем бирү алымнарын камилләштерү өчен эзләнүдә булырга тиеш. «Без — ана теле укытучылары. Тел дигән сүз янында ана дигән сүз бар, без һәрвакыт шул дәрәҗәне тота белергә тиеш», — диде Галия ханым. Укытучыларны Казанның Халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин котлады. «Укытучылар каршында без һәрвакыт дулкынланабыз. Татар теленең өч сакчысы бар: мактәп, гаилә һәм мохит. Бөтен ышаныч аларда», — диде ул.