Татарстанда җиңел автомобиль фурага килеп бәрелгән, ике кеше зыян күргән
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген М7 федераль трассасында, республиканың Питрәч районында трактор, җиңел һәм йөк автомобильләре катнашында юл һәлакәте булган. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, җиңел автомобиль зур тизлектә фурага килеп бәрелгән. Шуның аркасында машинаның алгы өлеше бик нык яньчелгән, трассага ягулык аккан. Шаһитлар әйтүенчә, юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.