Миңнеханов Космонавтика көне уңаеннан балалар хыялы турында видеоролик урнаштырды
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә галәм турында хыялланучы кечкенә малайга багышланган видеоролик урнаштырып, республика халкын Космонавтика көне белән тәбрик итте. «Бүген кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына — 60 ел! Бәйрәм белән!», — дип язган ул видеоролик астына.
Әлеге видеоролик үсеп килүче яшь буынны рухландыруны максат итеп куя: хыяллар йолдызларга юл ача. Быел кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 60 ел тула. 1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» корабында «Байконур» космодромыннан кузгалып китә һәм дөньяда беренче тапкыр Җирне әйләнеп чыга. Очыш 108 минут дәвам итә.