«Чаян» журналы баш мөхәррире: Интернеттагы мәзәкләрнең туксан проценты — чүп
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Интернет челтәрендә урнаштырылган мәзәкләрнең 90 проценты яраксыз, дип саный «Чаян» журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов.
«Интернетта нинди генә сайтлар, мәзәкләр юк. „Чаян“ өчен мәзәкләрне, гадәттә, шуннан җентекләп сайлап алабыз. Чөнки андагы мәзәкләрнең 90 проценты — чүп. Яхшыларын сайлап, төзәтеп, өстәп бирәбез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рафаэль Хәлиуллов сүзләренчә, бүгенге көндә яшьләрне кызыксындырган юмор гадәти мәзәкләрдән аерыла.
«Мин гомерем буе юмор өлкәсендә эшлим. Тәҗрибәм дә яхшы кебек инде. Ләкин соңгы арада бик сәер мәзәкләр таралды. Ниндидер үзгә… Анда бөтен нәрсә аңлашыла, ләкин кызык түгел алар», — диде баш мөхәррир.