Казанда яңа температура рекорды расланган
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Казанда 26 ел элек булган һава температура рекорды гамәлдән чыккан. Бүген һава температурасы +21,2 градуска кадәр күтәрелгән. Бүгенгә кадәр 1995 елда теркәлгән 20,9 градус рекордлы температура булып саналган. Әмма алдагы көннәрдә Казанда салкынайтачак. Бу турыда Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән Казан федераль университетының матбугат хезмәте белән хәбәр итә. «Иртәгә һава температурасы бер-ике градуска түбәнрәк булачак. Аннары температура сизелерлек төшәчәк һәм бездә акрынлап климат нормасы урнашачак», — дип аңлатты ул. Хәзер Татарстанда һава температурасы аномаль эссе, бу нормадан 8-9 градуска югары дигән сүз.