Казанда кыз бала мәйданчыкта кар суы белән йомшарган комлыкта баткан
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Балалар мәйданчыгында кыз бала бил тиңентен юеш комга баткан. Комлык кар сулары нәтиҗәсендә йомшарган булырга мөмкин. Бу хакта «Безнең ишегалды» республика программасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Элегрәк «Татар-информ» Казанның Гарифҗанов урамындагы балалар мәйданчыгында кыз баланың комлыкта батуы турында хәбәр иткән иде. Баланы коткаручылар килгәнче тартып чыгарганнар.
Әлеге мәйданчык «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән. Билгеләнгән таләпләр буенча имгәнүләр булмасын өчен мәйданчыкта 40 см тирәнлектә комнан «мендәр» ясалган.
Кар күп эрегән вакытта кар сулары акрынлап җиргә китә, дымның бер өлеше өслектә кала. Шуңа бәйле рәвештә сулы комда чокырлар барлыкка килергә мөмкин.
«Безнең ишегалды» программасы матбугат хезмәтендә мәйданчыкта җыелган кар сакланса, шундый хәл булырга мөмкин, дип сөйләделәр. Шул рәвешле ком кар суларын үзенә сеңдергән.
Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү оештырылган, кирәкле үрнәк алына һәм « Главтатдортранс » лабораторияләрендә экспертизалар үткәрәләр.
Кыз бала бернинди җәрәхәтләр дә алмаган.