Миңнеханов һәм Кошарац Казан «Ансат»лары буенча хезмәттәшлек турында фикер алышты
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тышкы сәүдә һәм икътисад мөнәсәбәтләр министры Сташя Кошарац белән очрашты. Республика җитәкчесе Татарстан делегациясенең эш сәфәре яклар арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгәнлеген искәртте. «Россия-Босния мөнәсәбәтләре дустанә характерда. Без Татарстанның үз дәрәҗәсендә икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә катнаша алу мөмкинлекләрен өйрәнергә телибез», - диде очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов. Президент Босния һәм Герцеговина белән сәүдә номенклатурасын һәм күләмнәрен киңәйтү мәсьәләсендә кызыксынуын белдерде. Аерым алганда, вертолетлар белән тәэмин итү кебек юнәлеш буенча. Бүгенге көндә «Россия вертолетлары» холдингы Сербия Республикасы Эчке эшләр министрлыгына Казанның өч яңа «Ансат» очкычын эшләп тапшыру контрактын уңышлы үти. «Без янгын сүндерү, медицина эвакуациясе, патрульлек итү, эзләү һәм коткару, пассажирлар һәм йөк ташу вертолетлары белән тәэмин итүгә, шулай ук сатудан соң аларга хезмәт күрсәтүне оештыруга әзер», — диде ТР Президенты.