Актанышта мәгълүмати технологияләр буенча махсус укулар булды
(Актаныш, 17 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районында Саклык банкы төркеме һәм Татарстан Банкы тарафыннан махсус укулар оештырылды. Әлеге укулар Саклык банкының 2013 елдан «Ecole 42» инновацион Франция программалаштыру мәктәбендә кулланыла торган «Киләчәк мәктәбе» методикасына нигезләнгән белем бирү инициативасына таянып гамәлгә ашырыла. Уку барышында Саклык банкының «Мәктәп 21» белем бирү проектының Казан филиалы җитәкчесе Айрат Хәсәнов районның җитәкчелек корпусына мәгълүмати технологияләр буенча белем һәм күнекмәләр бирде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Район башлыгы Энгель Фәттахов үзе катнашкан укуларга аның урынбасарлары, хакимиятнең бүлек җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре чакырулы иде. Укуларның икенче өлеше Актаныш технология техникумы базасында дәвам итте. Корпоратив бизнес өлкәсендә яңа икътисад мәсьәләләре, кадрлар сәясәте трендлары, хәзерге җәмгыятьтә физик затлар өчен экосистема продуктлары темалары буенча әзерләнгән укуда хуҗалык рәисләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр дә катнашты.