Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы маркетплейс эшчәнлеге белән танышты
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республикада беренче сәүдә мәйданчыгы булган KazanExpress маркетплейсының заказларны бирү пунктында булды. Татарстан маркетплейсы вәкилләре Рөстәм Миңнехановка заказларын бирү пунктларын арттыру планнары турында сөйләде. Хәзер Казанда алар 16, ә республика буенча — 37. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Бизнесменнар сүзләренчә, пандемия шартларында маркетплейсларга ихтыяҗ сизелерлек арткан. Кызыксыну тиз, тәүлек дәвамында китереп җиткерү белән бәйле. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «электрон сәүдә сервислары җирле җитештерүчеләрнең продукциясен тәкъдим итү өчен яхшы мәйданчык булырга тиеш». Кичә ул кушымта аша Татарстанда җитештерелгән киемгә заказ биргән, ә хәзер бирү пунктында заказын алган, дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановка бизнеска ярдәме өчен рәхмәт әйтте, диде Лилия Галимова. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, KazanExpress заказларын бирү пунктлары булган шәһәрләр санын 122 гә кадәр арттырырга, шул ук вакытта Татарстаннан тәэмин итүчеләр санын 60 процент дәрәҗәсендә саклап калырга планлаштыра.