Арчаның Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай укулары булды
(Арча, 17 апрель, «Татар-информ», « Арча-информ », Энҗе Мостафина). Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее, Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында Х Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Укулар яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан оештырылды. Укучылар барлыгы 230 фәнни һәм иҗади эш тапшырган. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Чирмешән, Мамадыш, Балык Бистәсе, Сарман, Лениногрск, Югары Ослан, Мөслим, Биектау, Теләче, Кукмара районнары, Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары укуларда актив катнашты һәм призлы урыннарга лаек булды. Кичә узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 89 укучының, 56 укытучының эше тыңланды. Укучылар «Г.Тукай — публицист», «Туган ягым мәгарифе тарихы», «Татар халкының мәгърифәтче хатын-кызлары», «Минем нәселем Татарстан тарихында», «Туган ягымның атаклы кешеләре»; укытучылар «Татар педагогик фикер үсеше», «Егерменче йөз башы публицистлары», «Татарстан- син минем горурлыгым» номинацияләрендә үзләренең хезмәтләрен яклады. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын раслады. Укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.