Әлмәт нефть институты студентлары халыкара олимпиадада җиңде
(Әлмәт, 17 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары техник системаларда идарә итүне автоматлаштыру нигезләре буенча IV Халыкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре булдылар. Олимпиада it-институт базасында шәхси һәм команда зачетында дүрт техник юнәлеш буенча дистанцион рәвештә үткәрелде. УГТУ мәйданчыгы Россиянең һәм якын чит илләрнең алдынгы техник вузларыннан 200дән артык студентны берләштерде. Әлмәт студентлары «Технологик процессларны автоматлаштыру нигезләре» юнәлешендә үз белемнәрен тикшерде һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте. Шәхси зачетта беренче этап призеры 3 курс студенты Валентин Еланский булды. Ә икенче турның команда зачетында нефть институты студентлары, мөмкин булган 100 баллдан 94 балл җыеп, 1 урынны яуладылар.