Камал театрында Луара Шакирҗанованың юбилей кичәсе була
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 23 апрельдә 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанованың юбилей кичәсе була. Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичәдә юбилярның дуслары, хезмәттәшләре чыгыш ясаячак һәм «Бию пәрие» спектакле куелачак.