Башкортстанда милли кием көненә багышланган почта открыткалары чыгардылар
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда милли кием көненә багышланган почта открыткалары сериясе чыкты. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, открыткаларда көньяк башкортларының хатын-кызлар бәйрәм костюмы, юрта старшинасы костюмы һәм Курган башкортларының хатын-кыз бәйрәм киеме сурәтләнгән. Открыткалар чыгару идеясен тормышка ашыруны Башкортстан Республикасы федераль почта элемтәсе идарәсе республика Мәдәният министрлыгы белән берлектә башлап җибәргән. Открыткалар рус һәм башкорт телләрендә чыгарылган.