Пенза өлкәсе башлыгы: Әдһәм Тенишев - бөек һәм бай татар мәдәниятенең бер өлеше
(Пенза, 22 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Пенза өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Олег Мельниченко Пензада туган күренекле татар галиме Әдһәм Тенишевны искә алды. «Тенишев бөек һәм бай татар мәдәниятенең бер өлеше буларак кабул ителә. Өлкә территориясендә 100 меңнән артык төрки халык вәкилләре яши. Тенишев фамилиясе һәм аның тормыш юлы аларга Пензада яшәү үрнәге булып тора», - диде Олег Мельниченко Пензада Әдһәм Тенишевның 100 еллыгына багышланган чарада. Бүген Пензада «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Чара Россиядә тюркология мәктәбенә нигез салган галим Әдһәм Тенишевның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырыла. «Тенишев юбилее — Пенза өлкәсенең мәдәни һәм иҗтимагый тормышы өчен зур вакыйга. Ул тюркология буенча 300 дән артык фәнни эш авторы. Бу бик зур хезмәт. Галим төрки телләрнең лингвистикасын тикшергән», — диде Олег Мельниченко конференциянең пленар өлешендә Губернатор вазифасын башкаручы бөтенроссия конференциясенең татар милли автономиясе инициативасы белән оештырылганын әйтте.