Түбән Камада сугыш ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Түбән Камада яшәүчеләр үз сорауларын 42-50-51 телефоны буенча бирә ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайт ында хәбәр ителә. Кабул ителгән сорауларның тематикасына карап, Татарстан Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тиешле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләрен чакырачак. Пәнҗешәмбе, 29 апрельдә, видеоконференцэлемтә режимында алар татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк.