Яшел Үзәннең Васильево балалар китапханәсендә Тукайга багышланган квест-уен булды
(Яшел Үзән, 24 апрель, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзәннең Васильево балалар китапханәсендә Тукайга багышланган квест-уен булды. Анда «Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
Китапханәгә килгән нәни кунакларны шагыйрьнең китаплары күргәзмәсе каршы алды. Шулай ук укучыларны Кырлай авылына чакыру хаты көтә иде. Балалар «Туган тел» шигырен татар һәм рус телләрендә тизлеккә укыды, Тукай әкиятләренә иллюстрация буларак ясаган рәсемнәрен күрсәттеләр.
Шуннан соң мавыктыргыч квест-уенда күңел ачтылар. Биремнәрне үтәгәннән соң барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алды.
«Уенның максаты — татар халкы тарихына, аның гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту, Габдулла Тукай әсәрләре аша, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында үз Ватаны һәм халкы өчен горурлык тәрбияләү», — дип сөйләде китапханәче Галина Ветлугина.