Татарстанда узган тәүлектә 5 меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»).Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән вакцинация кампаниясе башланганнан бирле 225 941 кеше прививка ясаткан. Соңгы тәүлектә генә дә 5,1 мең кеше вакциналаштырылган.
Республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабында 132 398 татарстанлы икенче доза вакцина алганлыгын әйттеләр.
Вакцина ясату өчен түбәндәге ысуллар белән:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номеры аша,
4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,
5. Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать иткәндә язылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның тагын 34 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 20 237 кеше вирус йоктырган.