Үзбәкстанда Рим Гыйниятуллин I дәрәҗә «Мехнат фахрийси» Мактау билгесенә ия булды
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Россия һәм Үзбәкстан җәмәгать эшлеклесе Рим Гыйниятуллин I дәрәҗә «Мехнат фахрийси» Мактау билгесенә ия булды.
Быел Үзбәкстан бәйсезлегенә 30 ел тула. Бу уңайдан «Nuroniy» газетасының махсус саны басылды. Анда I, II, III дәрәҗә «Мехнат фахрийси» мактаулы билгесе белән бүләкләнгән кешеләр исемлеге чыккан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөтен илдә 117 кеше I дәрәҗә «Мехнат фахрийси» мактаулы билгесе белән бүләкләнгән, шуларның өчесе рус, берсе яһүд һәм бер татар — Рим Гыйниятуллин.
Билгеле булганча, Мактау билгесе Үзбәкстанның бәйсезлек көнендә тапшырылачак.