Татарстан синоптиклары давыл турында кисәтә
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). 1 майда Татарстан территориясендә һәм Казанда җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлек белән исәчәк, ә көчәйгәндә секундына 24 метрга җитәргә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада яшенле яңгыр көтелә. Шул сәбәпле, иртәгә Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителә. 2 майда, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән яңгыр көтелә, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнбатыштан төньяк –көнбатышка күчүчән җил секундына 15-20 метр, ә көчәйгәндә 24 метр тизлек белән исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, көндез +11…+16 градус булачак. 3 майда аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +4…-1, көндез +14…+19 градус булуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил уртача тизлектә исәчәк.