Татарстанда тагын ике кеше коронавирутан үлгән
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. 1961 елда туган хатын-кыз һәм 1937 елда туган ир-ат үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан 463 кеше үлгән.