Әтнә районының Күлле Киме авылында «Җиңү аллеясы» булдырылачак
![Әтнә районының Күлле Киме авылында «Җиңү аллеясы» булдырылачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/8f7afa99f3dae7acee85f0edad8d281e3ea16f01/store/fill/780/440/6ae6294ca5848ddb59746703b7106f532772176eabde326e197a428b4012/b506fe4eedf42f40560fbc58f346596f.jpg)
(Әтнә, 2 май, «Татар-информ», « Әтнә таңы »). Әтнә районының Күлле Киме авылында «Җиңү аллеясы» булдырылачак. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев сүзләренә караганда, биредә 155 төп агач утыртканнар. Авыл җирлеге, мәдәният бүлеге һәм мәктәп хезмәткәрләре миләш һәм чыршы агачларын авыл уртасындагы данлыклы тегермән макеты янына, мәдәният бүлеге тирә-ягына урнаштырганнар. Бөек Ватан сугышында Күлле Киме авылыннан 155 кеше һәлак булган, шул санда агачлар утыртып алар исемен мәңгеләштерергә телиләр. «Агач үсентеләрен дә үзебез әзерләдек. Дөресрәге, бездә читтән килеп эшләүчеләр бар — агач үсентеләрен алар таптылар, шулай ук агач утыртасы урыннарны бур белән казып тордылар. Кыскасы, бердәм эш тау күчерә, диләр. Без дә моны бик җиңел башкардык: киләчәктә „Җиңү аллеясы“ буларак „балкып“ торачак әле авыл үзәге», — ди ул. Агачлар әллә ни зур түгел, чама белән ярты, бер метрлыларны утыртканнар. Ә шушы көннәрдә үк аларны әйләндереп алырга да телиләр, диелә хәбәрдә.