Азәрбайҗанга «Спутник V» вакцинасының беренче партиясен китерделәр
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Спутник V» Россия вакцинасының беренче партиясе якшәмбе көнне Бакуга китерелгән, дип хәбәр итә РИА Новости корреспонденты. «Россия вакцинасының Азәрбайҗан җиренә Пасха көнендә килүенә бик шатбыз. Россия вакцинасы Азәрбайҗанның коронавирус инфекциясенә каршы көрәшенә өлеш кертәчәк. Аның нәтиҗәлелеге 97 процент чамасы. Россия ягыннан, тугандаш Азәрбайҗанга бу көрәштә ярдәм итү өчен, кулдан килгәннең барысы да эшләнә», — диде журналистларга Россиянең Азәрбайҗандагы илчесе Михаил Бочарников. Коронавируска каршы «Спутник V» Россия вакцинасы гомуми халкы 3,2 миллиардтан артык булган 64 илдә хупланды. «Спутник V» дәүләт регуляторлары тарафыннан хуплау күләме буенча дөньяда икенче урында тора. Вакцинаның нәтиҗәлелеге 3,8 миллион вакцинацияләнгән россиялеләрнең мәгълүматларын анализлау нәтиҗәләре буенча 97,6 процент тәшкил иткән. Бу The Lancet (91,6 процент) медицина журналы тарафыннан элек бастырып чыгарылган мәгълүматларга караганда югарырак, дип хәбәр иткән иде элегрәк Россия Турыдан-туры инвестицияләр фонды һәм Гамалея үзәге.