Һиндстанда бер тәүлектә коронавирустан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлгән
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Һиндстанда тәүлек эчендә коронавирус корбаннары саны буенча антирекорд яңартылды, дип хәбәр итә РИА Новости илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә сылтама белән.
Табиблар Covid -19 инфекциясеннән барлыгы 392 488 авыруны ачыклаган, 3 689 пациентның гомере өзелгән. Моңа кадәр үлем очракларының максималь саны 28 апрельдә теркәлгән — ул вакытта 3 645 кеше үлгән булган.
Бер көн элек илдә авыручылар саны иң күп артуы билгеләнгән — тәүлек эчендә табиблар 402 меңгә якын коронавирус очрагын ачыклаган.
Хәзер Һиндстан коронавирус белән зарарлану очраклары буенча дөньяда икенче урында тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, барлыгы 19,5 миллионнан артык Covid -19 очрагы ачыкланган. 15,9 миллионнан артык кеше терелгән, коронавирус һәм башка авырулардан 215 мең пациент үлгән.