Ковидтан вакцинаның ике дозасын да 9 миллионга якын россияле алган
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинаның ике дозасын да 9 миллионга якын россияле алган, беренче компоненттан 13 миллион кешегә прививка ясалган, дип хәбәр итә РИА Новости «Россия 1» каналы эфирына сылтама белән.
«Вакцинаның ике дозасын да 9 миллионга якын россияле алган, беренче компонент 13 миллион кешегә ясалган», — диделәр эфирда.
Коронавируска каршы вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында ковид профилактикасы өчен Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән дөньяда беренче вакцинаны теркәде. Ул «Спутник V» исемен алды.
Шулай ук Россиядә ковидтан «ЭпиВакКорона» — Роспотребнадзорның «Вектор» үзәгеннән һәм Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән «КовиВак» вакцинасы да бар.