Кукмара районында 9 яшьлек кыз өстенә футбол капкасы ауган
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Кукмара районының Янсыбы авылында 9 яшьлек кыз өстенә тимердән ясалган футбол капкасы ауган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бу хәл көндезге уникеләр тирәсендә авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында булган. Баланың башы һәм умырткалыгы имгәнгән, аны Кукмара район хастаханәсенә алып киткәннәр. Фаҗига урынына район прокуроры Антон Чураков килгән. Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәл буенча тикшерү башлады.