Йолдыз Исәнбәт Яңа татар бистәсе зиратына җирләнәчәк
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле музыка белгече Йолдыз Исәнбәт иртәгә үз йорты яныннан соңгы юлга озатыла. Йорт адресы - Академик Кирпичников урамы (урамның элеккеге исеме Октябрьнең 50 еллыгы), 12 нче йорт. Хушлашу вакыты 11.00 Йолдыз Исәнбәт бүген вафат булды. Аңа 84 яшь иде. Йолдыз Исәнбәт Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә.