Татарстан Президенты Спас районында чәчү эшләренең барышын карады
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстанның Спас районында чәчү эшләре ахырына якынлаша. 10 майга эшләр 73 процентка төгәлләнгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка муниципалитетның авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре белән очрашуда шундый мәгълүмат бирелде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта республикада 43,5 мең гектар мәйданның 31,8 мең гектарында чәчелгән. Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов сөйләвенчә, барлык хуҗалыклар да орлык һәм ягулык белән тәэмин ителгән. Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру һәм тырмалау тулысынча төгәлләнгән инде. 2021 ел уңышы өчен районда бер гектарга 64 килограммнан минераль ашлама туплый алганнар.
Муниципалитетка ТР Президенты белән бергә килгән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров аграрийларга сидераль пар мәйданын һәм эретмә әзерләү урыннарын арттырырга тәкъдим итте. Әлеге чаралар сөрүлекләрнең уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов терлекчелек өлкәсенә игътибар итте. Хәзерге вакытта Спас районында 4,8 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 1,7 мең баш савым сыеры бар. 2021 елның беренче өч аенда ике мең тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан савым буенча район республикада 34нче урында гына тора. ТР Президенты муниципалитет җитәкчелеген авыл хуҗалыгын үстерү программаларында активрак катнашырга, кече хуҗалыкларга ярдәм итәргә өндәде.
Авыл хуҗалыгы комплексы хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә ТР Президенты Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан коронавируска каршы тәкъдим ителгән чараларны үтәүнең мөһимлеге турында искәртте. Шул ук вакытта аларның иң нәтиҗәлесе — вакцинация.