175нче мәктәптәге атышта «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллинның балалары яраланган
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның 175 нче мәктәбендәге атышта шәһәрнең Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның ике баласы яраланган. Бу хакта «Интертат» сайтына билгеле булды. Балаларның кечкенәсе 3нче сыйныфта, зурысы 8нче сыйныфта укыган. «Хәзер балалар госпитальдә. Аларга операция ясыйлар. Шартлау нәтиҗәсендә кабыргаларына кыйпылчыклар кергән», — дип сөйләде Рөстәм хәзрәт. Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанның 175 нче гимназиясендәге атышта сигез кеше һәлак булды, 21 кешене хастаханәгә алып киттеләр.