175 нче мәктәптә һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләре түләүләр алачак
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республика Хөкүмәте Казанның 175 нче гимназиясендә атышта һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә түләүләр әзерли.
Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанның 175 нче мәктәбендәге атышта сигез кеше һәлак булды, 21 кеше төрле хастаханәләргә җибәрелде.
Әлеге фаҗигагә бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 12 май республикада матәм көне дип игълан ителде.
Россия Президенты Владимир Путин Казан мәктәбендәге атышта һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.