Путин Казан мәктәбендәге атышта һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Дәүләт башлыгының матбугат секретаре билгеләп үткәнчә, Владимир Путин РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, вице-премьер Татьяна Голикова һәм РФ гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев белән әлеге вазгыять хакында телефоннан сөйләшкән.
Моннан тыш, Россия Президенты Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотовка «Казандагы вазгыятьне исәпкә алып, гражданнар файдалана ала торган корал төрләре турында яңа нигезләмә эшләргә» кушкан.
«Татар-информ» агентлыгы Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында сигез кеше (аларның җидесе – бала, берсе – укытучы) һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Тагын 21 кешене хастаханәгә озатканнар.