Казан мәктәбендә атучыны тоткарлау видеосы чыкты
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче мәктәбендә балаларга аткан җинаятьчене тоткарлау мизгеле видеога эләккән.
Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, җинаятьче ялгыз эш иткән, ул 2001 елда туган.
Икенче видеодан күренгәнчә, һөҗүм итүчедән качып, балалар мәктәп тәрәзәсеннән җиргә сикерә.
«Татар-информ» агентлыгы мәктәптә булган атыш вакытында, якынча мәгълүматлар буенча, балалар һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде. Урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.