Татарстан Президенты бүген атыш булган Казан мәктәбенә килде
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген атыш булган Казанның 157нче гимназиясенә килде.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Гимназиягә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та килде.
«Татарстан Президенты мәктәпкә керде, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин белән сөйләште. Сәгать ярымнан утырыш булачак, барлык мәгълүматны шушы утырыштан соң җиткерербез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.