Якынча мәгълүмат буенча, Казан мәктәбендәге атыш вакытында бер кеше үлгән
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Әлегә расланмаган мәгълүматлар буенча, Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында бер кеше һәлак булган. Агентлыкка әлеге урыннан фотоларны шаһитлар җибәрделәр.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, атыш вакытында берничә кеше зыян күргән, аларның кемнәр икәнлеге әлегә билгеле түгел.
Мәктәпне полицейскийлар әйләндереп алган. Урында ашыгыч хезмәт экипажлары эшли.