Казанда мәктәптә һәлак булганнар истәлегенә «Кайгырабыз» дигән баннерлар куйдылар
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 175нче мәктәптә һәлак булганнар истәлегенә «Кайгырабыз» дигән баннерлар барлыкка килде.
Башкалада берничә йорт диварында һәм билбордларда янып торган шәм рәсеме һәм «Кайгырабыз. 11.05.2021» дигән язу белән баннерлар эленде. Плакатлар кичә 175нче мәктәптә ату вакытында һәлак булган тугыз кеше истәлегенә куелган.
Элегрәк «Татар-информ» кичә Казанның 175нче мәктәбендә ату булганлыгын хәбәр иткән иде. Казанда яшәүче 19 яшьлек үсмер тугыз кешене үтерде, аларның җидесе – балалар. Моннан тыш, тагын 20 кеше зыян күрде. Күбесе авыр һәм бик авыр хәлдә.
12 май республикада матәм көне дип игълан ителде.