Казанда Изге Рамазан Кубогына грэпплинг буенча I ачык турнир узачак
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). 2021 елның 22 маенда Казанда ир-атлар арасында «Изге Рамазан Кубогы»на грэпплинг спорт көрәше буенча беренче ачык турнир узачак. ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Чараны Татарстан Республикасының грэпплинг спорт көрәше федерациясе «Игелек янәшәдә» хәйрия фонды һәм Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясе (МАИБ) бизнес клубы белән генераль партнерлыкта, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештыра. Турнир «Ак Барс» Көрәш сараенда узачак. Ярышлар 20 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында «өлкәннәр» 62, 66, 71, 77, 84, 92, 100, 130 кг үлчәү категорияләрендә уза. Турнирда катнашучылар өчен һәрбер үлчәү категориясендә приз фонды булдырылган: 30000, 20000 һәм 10000 сум, беренче урынга кубоклар һәм медальләр, командага бирелүче 1 нче урынның күчеп йөрүче кубогы. Сигез җиңүче арасында Hyundai Solaris автомобиле һәм соңгы модель айфоннар уйнатылачак. 22 май көнне иртәнге сәгать җидедә (07:00) катнашучыларны контроль үлчәү башланачак. 09:00 сәгатьтә авырлык категорияләрендә алдан көрәшеп караячаклар. Финал ярышлары кичке сәгать җидедә (19:00) узачак, шуннан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Язылу өчен телефоннар: +7 953-496-58-59 (Рөстәм Зиннәтуллин), +7 910-48111-07 (Рамил Фазлыев).