Аксубай районында эшсез кешеләргә 90 эш урыны тәкъдим ителде
![Аксубай районында эшсез кешеләргә 90 эш урыны тәкъдим ителде](https://tatar-inform.tatar/attachments/4c2e89417c08ca8ac71263764433147fab02d326/store/fill/780/440/ec88d06869f16fcc1bf70e2940ab1d69ab50774484e36b2fae583eb40aad/60ab838502ffa_E0C2mUg8c6A.jpg)
(Аксубай, 24 май, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Аксубайда эш урыннары ярминкәсе узды. Анда Аксубай һәм Чистай районнары эш бирүчеләре җыелды. Чарага «Аксубай» агрофирмасы ҖЧҖдән, Чистай «Текә Тау элеваторы» ҖЧҖдән, «Нежность» КЦСОНнан, Федоровка интернат-йортыннан, «АксуАгро» ҖЧҖдән, Чистай янгынга каршы хезмәте отрядыннан эш бирүчеләр чакырылган иде. Эш бирүчеләр гражданнарны эш урыннары шартлары һәм хезмәт хакы белән таныштырды, алга таба хезмәттәшлек итү өчен элемтә мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Аксубай районы башкарма комитетын Башкарма комитет җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин тәкъдим итте. Ул эшсез гражданнарны Аксубай районының хезмәт базарында агымдагы вәзгыять һәм тармакларның үсеш перспективасы белән таныштырды. Чистай шәһәре «Текә Тау элеваторы» Аксубай районында яшәүчеләр өчен вахта ысулы белән эшкә урнаштырырга тәкъдим итте, вакансияләр буенча уртача хезмәт хакы 35-50 мең сум тәшкил итә. Социаль контракт аша эшкә урнашу, шәхси эш ачу мәсьәләләре буенча Аксубай районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева чыгыш ясады. Эшсез гражданнарга эш бирүчеләр 90 вакансия тәкъдим иттеләр, барлык гражданнар да эшкә юллама алды, шулай ук эш эзләү өчен «Работа в России» порталы мөмкинлекләре турында да мәгълүмат җиткерелде. Эш урыннары ярминкәсеннән соң «сорау — җавап» формасында түгәрәк өстәл уздырылды.